Центральная библиотека

“Иҗатымда – күңел энҗеләрем”

27 ноябрь көнне Арчабызның “Казан арты” тарих-этнография музеенда  якташ язучыбыз, журналист, тәрҗемәче, бүгенге көндә 220 хикәя, ике повесть, өч китап авторы Сафина Мөнирә Габдрахман кызы белән  “Иҗатымда – күңел энҗеләрем” дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуның төп чакырылган кунаклары Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары, китапханәчеләр, язучы иҗатын яраткан китап укучылар иде. Кичә “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенә кергән иҗатташларның ноябрь аенда иҗат итәргә бирелгән темаларына бәйле рәвештә алып барылды. Мөнирә Сафина иҗатында да әниләр темасы, тынычлык, патриотик темалар киң урын алган. Кунаклар үз иҗат җимешләре белән таныштырдылар, ә язучы ханым аларга үз фикерләрен әйтте, тәкьдимнәр кертте, киңәшләрен бирде.

Китапханәчеләр һәм әдәби-иҗат берләшмәсендә торган каләм ияләре язучының Татарстан китап нәшриятында балалар өчен чыккан “Болыт кызы”, “Ай сылуы”, ”Яратам дип әйтә алмадым” китаплары, мәгьнәле, халык яратып өлгергән пьессаларына карата уңай  фикерләрен җиткерделәр. Язучыга карата үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Мөнирә  Габдрахман кызы тарафыннан һәр сорауга бик төпле, мәгьнәле, тәрбияви җаваплар бирелде. Оештырылган чара матур җырлар белән үрелеп барды. Очрашудан бар кеше канәгать калып, иҗат итәргә яңа көч, рух алды. Шулай ук күп кенә сорауларга җавап табылды, алга таба яшәешебездә уйланырга җирлек тудырылды.