"Рәхмәт яусын, әнкәй!"
Бүген “Казан арты” тарих-этнографик музеенда Әниләр көне хөрмәтеннән китапханә хезмәткәрләре көче белән “Рәхмәт сиңа, Әнкәй!” дигән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Уздырылачак чарага төрле яшьтәге Һөнәр кешеләре – Әниләр, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары, китапханәчеләр чакырылды.
Әниләр көне башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, бигрәк тә үзенчәлекле җылы бәйрәм! Бу көн безгә кадерле кешеләребезгә иң җылы сүзләребезне әйтергә, аларны иң бәхетле итеп тоярга мөмкинлек бирүче көн дә.
Әни... Әнием! Бу сүз матур көй кебек яңгырый. Әни ул – безнең тормышта беренче тапкыр очрашкан кешебез, күкрәк сөте белән туендырып, авырган чакларыбызда бер генә минутка да яныбыздан китмичә, кадерләп, саклап йокысыз төннәр уздыручыбыз да. Шул ук вакытта, безне гомеребез буена изге теләкләре белән озата баручы, безнең өчен борчылып, изге догада калучы, безне чын йөрәге белән аңлаучы, бер нинди үлчәү белән дә тиңләп булмый торган итеп яратучы, безне тормышка әзерләүче, матурлыкны күрә белергә, авырлыклар алдында сынмаска, сыгылмаска өйрәтүче һәм башка бик күп уңай сыйфатларга өйрәтүче изге зат ул! Кичәдә кадерле кунакларыбыз - Әниләргә багышлап матур теләкләр әйтелде, чакырылган кунакларыбыздан яшь буынга киңәшләр бирелде. Уздырылган чара безнең күңелләрдә матур истәлек булып озак сакланыр.