Центральная библиотека

«Безгә дөнья йөрәк аша күренә»

Бүгенге көн игелек һәм җылылык нуры белән балкыды. Без, китапханә хезмәткәрләре, бүген Халыкара сукырлар көнен уңаеннан, Арчаның “Казан арты” тарих-этнографик музеенда «Безгә дөнья йөрәк аша күренә» исемле мәрхәмәтлек сәгате уздырдык. Бу чара дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булганнарны бергә җыйды, күңел ачып аралашып, ял итеп алу мөмкинлеге тудырды. Беренче минутлардан ук кичә уздырылган зал күңел күтәренкелеге һәм дуслык атмосферасы белән тулды. Катнашучылар күңелле уеннарга рәхәтләнеп кушылдылар, бер-берсенә ихлас елмаюлар һәм аралашу шатлыгы бүләк иттеләр. Музыкаль чыгышлар аеруча истә калды. Баян һәм синтезатор авазлары залны тутырып, чын бәйрәм хисе тудырды. Музыка һәркемнең йөрәгенә үтеп кереп, барлык катнашучыларны бердәм иҗат һәм илһам белән берләштерде. Чараның кульминациясе – катнашучылар тарафыннан гаҗәеп теләк һәм күңел күтәренкелеге белән башкарылган татар милли биюе булды. Бию бердәмлек һәм гармония символына әверелде. Чөнки без нәкъ менә шундый мизгелләр аша  дөньяны күз белән генә түгел, йөрәк белән дә күрүнең мөһимлеген аңлыйбыз.

 Чара кунакларына бүгенге көн истәлеге итеп бүләкләр тапшырылды.