«Мир, который мы создаем»
15 нче ноябрьдә, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 9 нчы гимназия сыйныфы укучылары өчен Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Мир, который мы создаем» дигән кичә уздырдылар. Бу чара, Халыкара толерантлык көне хөрмәттән, «Три татарина» иҗат остаханәсеннән килгән яшь, актив, энергияле егетләр белән берлектә узды. Беренче минутлардан ук кичәнең атмосферасы бик җылы иде: китапханәче Толерантлык көненең барлыкка килү тарихы белән уртаклашты. Җир йөзендә яшәгән Һәр кешегә, нинди генә үзенчәлекле булуына карамастан, ихтирамның мөһимлеген ассызыклады, кешеләр арасындагы аермаларны кабул итүнең бик кирәкле сыйфат булуын искәртте. Тыңлаучылар бу мөһим бәйрәмнең башлангычы турында белделәр, һәр кешенең җәмгыятьтә үз өлешен кертә алуы турында уйландылар.
Остаханә вәкилләренең чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды. Кичәнең төп геройлары физик кимчелекләре булуларына карамастан, авырлыкларны җиңеп, иҗатта үз сәләтләрен табуларына һәрбере катнашучы сокланды. Егетләр үзләренең уникаль эшләрен иҗат итү тарихлары белән уртаклаштылар, шулай ук үзләренең шәхси тормышлары, уңышлары, мавыгулары, шул исәптән спорт турында да сөйләделәр. Спортның рухи көч һәм сәламәтлек сакларга ярдәм итүенә басым ясадылар.
Остаханә күргәзмәсе кичәнең чын бизәге булды. Кул эшләнмәләре яратып һәм чын йөрәк хисен салып эшләнгән. Егетләр һәр эшләнмәнең уникаль тарихын сөйләде. Укучылар иҗат эшләренә сокланып карадылар, ә аларны ясаучылар, осталык серләре белән уртаклашып, һәр эш турында горурланып сөйләделәр.
Бу кичә бердәмлек һәм кеше рухының көче символына әверелде. Ул теләсә нинди киртәләр булуга карамастан, кешенең иҗат итәргә, илһамланырга һәм үз талантын дөнья белән уртаклашырга сәләтле булуын күрсәтте. Очрашу барлык катнашучыларның йөрәкләрендә онытылмас тәэсир калдырды.Без бу кичәдән һәрберебезнең әһәмиятле һәм кадерле булуыбызны, бергәләп мәхәббәт һәм хөрмәт белән тулы дөнья булдыра алуыбызга ышандык.