«Бердәм юл белән»
Бүген Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Кыйммәткә төшкән юл» дигән тематика астында мәгълүмати танып-белү сәгате уздырдылар. Арча гуманитар-техник техникумы студентларына илебез тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы бай мәгьлүмат бирелде. Китапханәче бу мөһим датаның ничек барлыкка килүе турында мавыктыргыч итеп сөйләде, халыкларның бердәмлеге һәм бердәмлекнең зур әһәмияте турында искә төшерде. Студентларның акыл һәм эрудиция осталыкларын тикшерү,үстерү максатыннан, викторина, мәкальләр конкурсы, кроссвордлар чишү оештырылды.Ә плакатлар ясау конкурсында студентларга үз иҗатларын күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Бу эш төрендә студентлар үзләренең бар фантазияләрен эшкә җиктеләр, бик теләп башкардылар.Катнашучылар өчен электрон презентация әзерләнгән иде, ул теманы тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итте. Шулай ук залда патриотик җырлар яңгырады, бу җырлар аша күңелләрдә илебез өчен горурлык хисләре уянды.
Уздырылган чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды, анда һәркем үзе өчен кызыклы һәм файдалы мәгьлүмат таба алды.
Барлык катнашучыларга да актив булулары һәм ихлас кызыксынулары өчен рәхмәт белдерәбез!