«Лермонтов: таныш һәм таныш түгел»
1 ноябрьдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулу уңаеннан, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары өчен «Лермонтов: таныш һәм таныш түгел» дигән тематика астында белем аукционы үткәрделәр.
Аукционны алып баручы студентларны язучының иҗаты һәм биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштырды. Ул, лотлар тәкъдим итеп, әдәби сатулар үткәрде. Аукционда катнашучыларга, сорауларга дөрес җавап биреп, литерлар эшләргә мөмкин иде. Дөрес вариантны соңгы булып тәкъдим иткән кеше 3 литер ала һәм лот иясе була. Балалар әдәбиятта үзләренең тапкырлыкларын, кызыксынучанлыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр. Кайбер катлаулы биремнәрне үтәгәндә алып баручы катнашучыларга үзенең киңәшләре белән ярдәм итте. Чараның йомгаклау өлешендә китапханәче студентлар өчен М. Ю. Лермонтов китапларына библиографик күзәтү үткәрде.