«Тарих хакыйкате: хәтер һәм кайгы»
Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан, 30 октябрьдә, Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Тарих хакыйкате: хәтер һәм кайгы» мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче теманың мөһимлеген һәм аның актуальлеген аңлатты. Студентлар өчен Советлар Союзы чорындагы массакүләм сәяси репрессияләр белән бәйле тарихи вакыйгаларга кыскача күзәтү ясалды, эзәрлекләүләргә дучар булган һәм репрессияләнгән танылган язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгьлүмат бирелде. Китапханәчеләр әлеге авторларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Студентлар өчен тематик әдәбият, язучылар һәм шагыйрьләрнең әдәби әсәрләреннән торган «Болар онытылырга тиеш түгел...» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, фикерләр алышынды.