Центральная библиотека

"Чисталык безнең кулда: бер өмә тарихы"

Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезне көзге чүп-чардан, яфраклардан чистарту максатыннан, гомумшәһәр өмәсенә җыелды. Алар Арчаның Большая урамындагы юл кырыйларын җыештырдылар. Коелган яфраклардан, аунап яткан чүпләрдән арынгач, урам кырыйлары ялт итеп калды. Өмәдә катнашучыларның куйган хезмәте шәһәребезне матурлауга, шәһәр халкының яшәешен яхшыртуга бик уңай булды.