Центральная библиотека

“Каурый каләм”леләр очрашты"

Бүген Арчабызның “Казан арты” тарих-этнография музеенда  Үзәк китапханә каршында оештырылган “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең утырышы булды. Чарага берләшмәнең әгьзалары, яңа иҗатчылар җыелган иде. Утырышның көн тәртибендә яшь каләмчеләрне “Каурый каләм” тарихы белән таныштыру, алар белән якыннан танышу, иҗатларына кыскача күзәтү ясау, берләшмә  эшчәнлегенә  максат һәм бурычлар билгеләү, шигырь язуга таләпләр белән танышу кебек эш төрләре билгеләнгән иде. Шулай ук соңгы вакытта иҗат ителгән шигырьләрне уку, кыскача анализ ясау, ноябрь аена иҗат итү өчен темалар сайлау да оештырылды. Утырышта каралган һәр көн тәртибендә каралган эшләр  бик уңышлы, оешкан төстә башкарылды. Иҗатчылар җыелган җирдә җырлашып алу да бик күркәм гадәткә әйләнгән. Бүгенге очрашуда да җырлашып утыру, бер-береңә уңышлар теләү, киңәшләр бирү бик файдалы булды. Утырыштан һәркем алда иҗат итүгә зур рухлану, көч алды.