Центральная библиотека

"Хәрәкәт – озын гомер эликсиры"

9 нчы октябрьдә, Арчаның Укучылар сараенда, Үзәк китапханә хезмәткәрләре ветераннар Советы белән берлектә "Хәрәкәт – озын гомер эликсиры" исемле флешмоб элементлары белән көзге дилижанс үткәрделәр.  Өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында уздырылган чарада өлкән буын кунаклары балачакка кайтты. Китапханәче өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгытуга файдасы булган Стрельникованың сулыш алу гимнастикасы турында сөйләде. Аннан соң бу система күнегүләрен бергәлән башкарып карадылар. Алга таба да бу күнегүләрне системалы эшләү  уңай нәтиҗәләр бирәчәген  әйтте. Чарада кунаклар белән берлектә өлкән буын балачакта уйнаган хәрәкәтле уеннар һәм интеллектуаль биремнәр оештырылды. Алга таба өлкәннәрнең балалар-оныклар тәрбияләүдә катнашуларын истә тотып, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Арча районында профилактика бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре турындагы интеллектуаль биремнәр үтәү оештырылды. Мондый эш төрләре аша өлкәннәр шәһәр урамнарында имин йөрү өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен яңарттылар. Бәйрәм ахырында бергәләп флешмобта катнашу  кәефне тагын да күтәреп җибәрде.  

Көзге дилижанс барлык катнашучылар өчен күңел ачу, аралашу өчен бик яхшы чара булды.