Центральная библиотека

«Алтын елларга дан»

8 октябрьдә, Үзәк китапханә хезмәткәрләре, «Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда тәрбияләнүчеләр өчен «Алтын елларга дан!» исемле мастер-класс элементлары белән шатлык круизы үткәрделәр.

Бәйрәм концертындагы Арча шәһәренең яшь йолдызлары башкаруындагы матур, моңлы җырлар, китапханәчеләр укыган мәгьнәле шигырьләр  өлкәннәргә яхшы кәеф бүләк итте.

Чараның икенече өлешендә өлкәннәргә пластилинография техникасы белән мастер-класс уздырылды. Китапханәчеләр ярдәме белән интернатта тәрбияләнүчеләр көзге миләш ботагын бизәү эшен башкардылар. Күмәкләшеп эшләү, эшнең матур нәтиҗәсен күрү катнашучыларга бик ошады. Уздырылган чарадан өлкәннәр дә, аларны тәрбияләүче хезмәткәрләр дә бик канәгать калдылар,ихлас рәхмәт хисләрен белдерделәр.