"Сәлам, Алисә! Өлкәнәр өчен файдалы гаджетлар"
Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, «Сәлам, Алисә!» исемле файдалы гаджетлар турында мәгълумати сәгать уздырдылар.
Китапханәбез хезмәткәрләре заманча технологияләргә һәм аларның өлкән яшьтәге кешеләр тормышы өчен файдалы булган очрашу уздыруга бик шатланып килделәр. Без тизләнеш чорында яшибез, технологияләр дә тиз үзгәрә. Алар безнең барыбыз өчен дә тормышны уңайлырак һәм куркынычсызрак итү өчен камилләшә генә бара. Бүгенге очрашуда өлкән буын өчен сәламәтлекне ничек контрольдә тотарга, якыннарыбыз белән ничек элемтәдә торырга, көнкүреш шартларын тагын да ничегрәк яхшыртырга һәм потенциаль куркынычлардан ничек сакларга ярдәм итә торган төрле файдалы гаджетлар турында фикер алыштык. Бу теманы яктырткан файдалы видеоматериаллар карадык.
«Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә катнашучылар да үзләре куллана торган файдалы гаджетлар турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, төпле җаваплар алдылар. Чара ахырында һәркем иң ошаган һәм истә калган гаджет турында үз фикерен әйтте.
Бүгенге мәгьлүмати сәгатьтән соң, безнең киңәшләр алдагы көннәрдә өлкәннәргә, мохтаҗ кешеләргә үзләренә туры килә торган җайланмаларны сайлап алырга, аларны үз ихтыяҗларында кулланырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.