Центральная библиотека

"Каланыкы түгел, саладан мин"

Бүген Арчабызның “Казан арты” тарих-этнография музеенда  китапханәчеләр көче белән якташ язучыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Зиннур Тимергалиевка 50 яшь тулу уңаеннан “Каланыкы түгел, саладан мин“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды.

Зиннур Фирдәвес улы Тимергалиевның юбилее хөрмәтенә тормыш юлын чагылдырган видеоролик әзерләнде. Әдәби-музыкаль кичәдә юбилярны коллектив исеменнән Арча  районы үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы директоры Дәүләтбаева Лилия Нурулла кызы котлады, Арча муниципаль районы башкарма комитеты Мәдәният бүлеге мөдире И. И. Әюпов һәм китапханә исеменнән бирелгән  Рәхмәт хатлары тапшырды. Уздырылган әдәби кичәгә язучының иҗатын халыкка җиткерүдә ярдәме тигән хөрмәтле каләм осталарыннан районыбыз горурлыгы  шагыйрь, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, якташыбыз – Рифат Җамал улы Корбанов чакырылган иде. Шулай ук чарада Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары, музей хезмәткәрләре, китап сөючеләр, юбилярның якташлары, туганнары катнашты. З. Тимергалиевка атап әйтелгән котлау-теләкләр матур җырлар белән үрелеп барды. Тамашачыларга Арчабызның кабатланмас тавышка ия җырчысы Расих Галимҗанов, З. Тимергалиевның бертуган сеңлесе Гөлнур Сафина, Сөрде авылыннан якташы Дима Пиговаев үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.  Чарага килгән кунаклар язучының “Кичә яраттым” китабына үз фатихасын биргән якташ язучыбыз, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби бүләге һәм “Бәллүр каләм” иясе Вакыйф Нуриевның, педагог-остаз, озак еллар “Каурый каләм“ әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкләгән Халидә Фәйзрахманованың “Болыннарда тургай бар” әсәренә кереш сүзләре белән таныштылар. Китапханәче кызларыбыз язучының проза, поэзия өлкәсендәге иҗат җимешләрен укыдылар. Кичәдә Зиннур Тимергалиев сүзләренә язылган җырлар ишетү, иҗат җимешләрен тыңлау, тормыш юлына, иҗатына кагылышлы сорауларга җаваплар алу юбилярга һәм  килгән кунакларга бик ошады. Чара бик җанлы һәм күтәренке рухта узды.