«Канатлы фразалар көче»
Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Арча 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен, совет язучысы Николай Алексеевич Островскийның тууына 120 ел тулуга багышланган «Канатлы фразалар көче» дигән викторина элементлары кулланып, әдәби сәгать үткәрделәр.
Чара өч өлештән торды:
- язучының тормышы һәм иҗаты белән танышу;
- викторина сорауларына җаваплар табу;
- фикер алышу.
Китапханәче балаларны язучының кыенлыклар белән узган кыска гына тормыш юлы, рус әдәбиятына керткән бай иҗаты белән таныштырды. Чара өчен алдан әзерләнгән электрон презентация күрсәтү нәтиҗәсендә, укучылар Н. Островский турында күп мәгьлүмат белделәр,тормыш юлыннан алынган фотолар белән таныштылар. Язучының тавышы белән аудиоязма ишетү дә укучыларга бик кызыклы булды.
Очрашуның икенче өлешендә өлкән сыйныф укучылары викторина сорауларына актив җавап бирделәр, алынган материалны ныгыттылар.
Өченче өлештә китапханәче Н. Островскийның «Как закалялась сталь» романындагы канатлы фразалар буенча фикерләр алышу уздырды. Укучылар әлеге цитаталарның бүгенге көндә дә актуальлеген биш баллы система буенча бәяләделәр.