“Дөнья яратудан торсын!”
Бүген Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1 нче номерлы урта мәктәбенең 9 нчы класс укучылары өчен китапханәчеләр “Дөнья яратудан торсын!” дигән темага Тынычлык дәресе уздырдылар. Уздырылган чара Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан, яшь буынга дөньяда тынычлыкның иң кыйммәтле төшенчә булуын аңлату максатыннан оештырылды. Тынычлык дәресендә балалар бу бәйрәмнең тарихы, символлары, традицияләре турында кечкенә япон кызы Сасаки Садако, Америка Кушма Штатларыннан Саматы Смит һәм Катя Лычева мисалында бай мәгьлүматлар алдылар. Яшь булуларына карамастан, тынычлыкны яклау өчен үзләрен кызганмаулары ,күп яхшылыклар эшләүләре хакында белделәр. Укучылар “Кадак” турындагы риваятьне тыңлаганнан соң, Тынычлык, Дуслык, Бердәмлек төшенчәләренең асылын төшенделәр. Куелган тема буенча әңгәмә корганда, Ватанны ярату, толерантлылык турында үз фикерләрен белдерделәр. Тынычлык дәресе соңында балалар җир шары макетына тынычлык символы булган күгәрченнәр ябыштырдылар. Уздырылган чараның икенче өлешендә балаларның интеллектуаль уеннар һәм конкурс биремнәре ярдәмендә белемнәре баетылды, тикшерелде.