Центральная библиотека

"Гомерләр заяга узмаган"

Бүген Арча район мәдәният йортында китапханәбез хезмәткәрләре көче белән  мөгаллимә, педагог-остаз, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзасы, китапханәбезнең аерылмас дусты  Халидә Абдулхак кызы Фәйзрахманованың 70 яшьлек юбилей кичәсе узды. Әдәби-музыкаль кичәгә Халидә Абдулхак кызының хезмәттәшләре, үзе хезмәт куйган Арчаның 5 нче гимназиясеннән педагоглар, укучылары, районның мәгариф идарәсеннән вәкил, озак еллар үзе җитәкләгән китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары, балалар бакчасыннан нәни дуслар, районыбызның ветераннар советыннан вәкилләр, гаилә әгьзалары, дуслары чакырылган иде. Экранда юбилярның тормыш юлын чагылдырган видеоролик күрсәтелде. Чара китапханә хезмәткәрләре тарафыннан юбилярның хезмәт юлын, башкарган эшләрен матур итеп, бәйләнешле таныштыру белән башланып китте. Оештырылган чарада юбиляр Халидә Абдулхак кызы Фәйзрахманова исеменә матур теләкләр әйтелде, истәлекләр яңартылды. Халидә ханым иҗат иткән шигырьләрне китапханәче кызларыбыз сөйләде, Арчаның 7 нче номерлы балалар бакчасыннан килгән нәниләр юбилярның балалар өчен иҗат ителгән “Күк мамыгы“ китабыннан шигырьләре белән таныштырдылар, күренеш тәкьдим иттеләр. Уздырылган чара югары дәрәҗәдә бик матур узды.