Центральная библиотека

“Халкыбызның көче – аның атаклы кешеләрендә, милләттәшләребездә”

20 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” төбәк иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе берлегендә “Халкыбызның көче – аның атаклы кешеләрендә, милләттәшләребездә” дип исемләнгән форум уздырды.

Чарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы, Россиянең һәм Татарстанның 11 төбәгеннән  100 гә якын татар хатын-кызлары чакырылды. Районыбыз исеменнән форумда Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты, Арча районы “Ак калфак” татар хатын кызлары бүлекчәсе җитәкчесе Зәкәрова Алсу Миннәхмәт кызы катнашты.

Форум кысаларында кунаклар Каюм Насыйри  һәм “Туган якны өйрәнү“ музеенда булдылар, сакланган һәм гасырлардан гасырга күчә торган һөнәр күргәзмәләрен һәм төрле осталык дәресләрендә катнаштылар.