"Илһам алам күңел чишмәсеннән"
Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда якташыбыз, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 99 ел тулуны билгеләп үтү хөрмәтеннән әдәби чара узды.
Искә алу кичәсенә шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгьзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның М. Горький, С. Сөләйманова исемендәге премияләре лауреаты, якташ язучыбыз Г. Ахуновның кызы Наилә Ахунова; шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгьзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, Рәмис Аймәт кайткан иде. Шулай ук чарада Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары, Г. Ахуновның иҗатын яраткан китап сөючеләр, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре катнашты.
Бүгенге күркәм чараны Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе И. И. Әюпов ачып җибәрде. Г. Ахунов кебек якташларыбыз булуы безнең горурлык дип ассызыклады. Искә алу кичәсендә Гариф ага турында истәлекләр яңартылды, әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды. Хөрмәтле кунаклар Н. Ахунова һәм Р. Аймәт бай эчтәлекле чыгышлары белән хатирәләр яңарттылар. Арча үзәк китапханәсе директоры Л. Н. Дәүләтбаева кунакларга ихлас теләкләрен һәм рәхмәтен җиткерде. Чарада Арчабызның моңлы сандугачы – Р. Галимҗанов, гармунчы Н. Фәхретдинов музыкаль бүләк ясадылар. Туган якны өйрәнү белгече, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ш. Гарипов Гариф Ахунов турында истәлекләр белән уртаклашты, яшь буынга үзенең төпле киңәшләрен бирде. Әдәби кичә бик файдалы һәм җылы хатирәләргә бай булды. Уздырылган чара матур истәлек булып күңелләрдә озак сакланыр.