Центральная библиотека

“Гомер көзләренә кергәндә дә илһам алам каләм очыннан...”

Табигатьтә бик матур мизгел! Көз! Бар җиһан төрле төсләр белән бизәлгән. Бүген, көзге табигатьнең кояшлы  матур  көнендә, Арчабыз кунаклар кабул итте. Алар Татарстан Республикасының   Ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасы күчмә пленумыннан вәкилләр иде. Без, китапханә хезмәткәрләре,  шәһәребезнең Җиңү паркында  китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзаларының эшчәнлеген мөхтәрәм кунакларыбызга тәкьдим иттек.

Хөрмәткә лаек, районыбыз горурлыгы булган,  сәләтле, ачык күңелле, матурлыкны күрә, тоя, шул ук вакытта тоеп кына калмый, ак кәгазь битләренә төшереп, кешеләр күңеленә барып җитәрлек әсәрләр тудыручы чын иҗатчылар кунакларга үзләренең шигырьләрен укыдылар, күңел түрләрендә йөрткән изге теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр.

Әдәби мәйданда ясалган һәр чыгыш уңышлы булды. Каләм осталары Халидә Фәйзрахмановага, Марсель Шәрәповка, Хәйдәр Зәйнуллинга, Халидә Вафинага, Дамир Нуриәхмәтовка, Факия Шәрәфетдиновага, Марат Гайнуллинга, Рания Яруллинага, үзебезнең китапханәче булып эшләүче  кызларыбыз Надия Йосыповага, Халидә Хәмбәлгә, Филсинә Корбангалиевага, Елена Фархуллинага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бүгенге уздырылган чарадан соң, районыбызда олпат язучыларыбызның дәвамчылары күп булуына күңел сөенә, талантларның артуына горурлык хисләре уяна. Бу очрашудан соң иҗат белән янган һәркемгә: “Әйдәгез әле, хөрмәтле дуслар,  иҗади мәйданга кыюрак атлыйк” - диясе килә. Мондый тәҗрибә уртаклашу максатыннан  уздырылган чаралар күбрәк оештырылсын, илләребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын! Кичә  кунаклар белән берлектә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Мөхтәрәм кунаклардан Арчабызга, аның кунакчыллыгына, бүгенге чараның оештырылу дәрәҗәсенә карата олы рәхмәт сүзләре ишеттек.