“ЖИ-Ши ны И хәрефе белән яз”
Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре Арча гуманитар-техник техникумының 1 һәм 2 курс студентлары өчен Халыкара грамоталылык көненә “ЖИ-Ши ны И хәрефе белән яз” дигән лингвистик батл оештырдылар. Балалар гамәли биремнәрдән торган төрле бәйгеләрдә катнаштылар: югалган хәрефләрне эзләделәр, мәкальләр җыйдылар, сүзләрдә басымны дөрес җиргә куеп карадылар, укытучы роленә кереп хаталарны тикшерделәр.
Турнирда катнашучылар, телефоннардан файдаланып, QR-код буенча ВКонтакте социаль челтәрендә Арча үзәк китапханәсе битендә онлайн-викторинада катнаштылар. Чараның йомгаклау өлешендә китапханәче балаларга тел белеме һәм психология өлкәсендәге китапларны укырга тәкъдим итте. Балаларга орфография, пунктуация һәм стилистика буенча ныклы белемле булуның сөйләмне матур, эчтәлекле итеп төзүдә файдасы күп булуын аңлатты. Балалар уздырылган чарадан кеше эшчәнлегенең теләсә кайсы өлкәсендә белемнең кирәклегенә инандылар. Бу көн безнең барыбызга да дөрес яза, укый һәм сөйләшә белүнең мөһимлеген искә төшерде.