«Мин - яшь сайлаучы»
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда Бердәм тавыш бирү көне алдыннан «Горизонт» яшь сайлаучылар клубы кысаларында чираттагы чара узды.
Сайлау культурасын популярлаштыру буенча яшьләр белән мәгълүмати-аңлату эшенең мөһимлеген исәпкә алып, китапханәчеләр Арча гуманитар-техник техникумы платформасында клубта катнашучылар өчен «Мин – яшь сайлаучы» исемле хокукый ликбезы үткәрделәр.
Студентлар сайлау процессы процедурасы белән таныштылар, сайлау хокукы терминологиясендәге билгеләмәләрне искә төшерделәр. Йомгаклауда барлык катнашучыларга участокларда тавыш бирү кагыйдәләре һәм тәртибе язылган белешмәләр тапшырылды.