«Тормыш дәвам итсен өчен истә тотыйк!»
3 сентябрендә, Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тормыш дәвам итсен өчен истә тотыйк!» дигән мәгълүмати сәгать үткәрделәр.
Чарада китапханәче Россиядәге фаҗигале вакыйгалар хронологиясе белән таныштырды. Уздырылган чарада кунак сыйфатында Арча шәһәренең 107 нче янгын коткару часте каравыл җитәкчесе Рөстәм Раушан улы Салихов чыгыш ясады. Ул гражданнар белән тормышта килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.