Центральная библиотека

“Флагыбыз – безнең намус, горурлык, батырлык символы”

22 август – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне. Россия флагы - Россия халкының батырлыгын, намусын, аңа карата иң җитди мөнәсәбәт, хөрмәт төшенчәләре символы булып тора. Әлеге истәлекле датаны билгеләп үтү хөрмәтеннән, Үзәк китапханә хезмәткәрләре Арча шәһәрендә яшәүчеләр, килгән кунаклар өчен оештырылган тантаналы чарада катнаштылар. Китапханәчеләр тарафыннан Россия Федерациясе Дәүләт флагы тарихы буенча “Флагыбыз – безнең намус, горурлык, батырлык символы” дип аталучы  мавыктыргыч викторина үткәрелде.