Центральная библиотека

"Бөтен гаилә белән рәсем ясыйбыз"

Республикабыз көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсе, Арча балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә Арча шәһәрендә яшәүчеләр өчен "Бөтен гаилә белән рәсем ясыйбыз"дигән музыкаль-әдәби пленэр үткәрелде. Шулай ук Арчаның "Казан арты" тарих-этнография музее хезмәткәрләре тарафыннан "Күренекле гаиләләр - туган җирем байлыгы" күргәзмәсен тәкъдим ителде.
Бәйрәмдә талантлы яшь йолдызлар Ясмин Миңнуллина, Газизә Сафиева һәм Ралина Фәйзиева башкаруында җырлар яңгырады. Татарстанның матурлыгы һәм бөеклеге турында Ильяс Сабиров, Ранель Гаптелбәров һәм Илсөяр Яхина шигырьләр укыдылар. Рәсем сәнгатен яратучы балалар илһамланып гаилә темасына багышланган рәсемнәр иҗат итүдә катнаштылар.
Бәйрәм концерты күңелле флешмоб белән тәмамланды. Уздырылган чарада катнашкан һәркемнең күңелендә туган җиребез - Татарстаныбызда яшәвебезгә горурлык хисләре уянды.