"Мин. Син. Татарстан"
Бүген Арча шәһәренең үзәк стадионында Татарстан Республикасы муниципаль районнары буенча "Мин. Син. Татарстан" исемле сайлау алды автобус туры узды. Бу чара сайлау алды көннәрендә яшьләрне сайлауларга тарту, илебезнең якты киләчәге өчен үз фикерләрен белдерү максатыннан оештырылды. Без бу интеллектуаль уенда китапханә, Арча районы мәдәният йорты һәм "Казан арты" тарих-этнография музее хезмәткәрләреннән төзелгән команда белән катнаштык. Чарада данлыклы республикабыз турындагы сорауларга бердәм җаваплар бирдек, туган якның матур киләчәген үстерү буенча үз фикерләребезне тәкъдим иттек.
Уен соңындагы нәтиҗәләр буенча безнең команда "Иң креатив команда" номинациясендә җиңү яулады. Бүгенге көн истәле итеп бүләкләр тапшырылды. Уздырылган чара кызыклы, мавыктыргыч, катнашучылар өчен бик файдалы булды.