«Онытырга хакыбыз юк!»
Курск янында барган сугышларда җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Арча үзәк китапханәсе «Алдынгылар хәрәкәте» әгъзалары өчен «Онытырга хакыбыз юк!» исемле патриотик кичә үткәрде. Китапханәче яшьләргә Бөек Ватан сугышы чорында 50 көн дәвам иткән (1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр) Курскны алу бик җаваплы сугыш булуын ассызыклап сөйләп узды.
Балалар Прохоровка янындагы танк сугышы, атаклы полководецлар һәм сугыш каһарманнары, аларның батырлыклары турында мәгълүмат алдылар. «Алдынгылар хәрәкәте» әгъзалары һәр сүзне кызыксынып тыңладылар, викторина сорауларына дөрес җаваплар бирделәр. Уздырылган чараны Арча шәһәренең яшь йолдызы Иванова Валерия башкаруындагы патриотик җырлар бизәде.