"Синең чират"
19 июньдә Арча Үзәк китапханәсе, Арча район мәдәният йорты һәм "Казан арты" тарих-этнография музее хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәрендә узган "Синең чират" яшьләр форумында катнашты.
Катнашучылар республикада һәм илдә мөмкинлекләр һәм проектлар күргәзмәсе буенча экскурсия үттеләр, "Гаилә коды" күргәзмәсен карадылар, "Синең РСО белән беренче һөнәрең" интерактив уенында үз белемнәрен күрсәттеләр, Екатерина Мальцевадан лекцияләр тыңладылар һәм башкалар.
Форумда яшь белгечләр бик күп файдалы мәгълүмат һәм форум атмосферасыннан онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар.