"Донбасс ангеллары"
27 июльдә "Казан Су" ял паркында Донбасстагы сугышларда корбан булган балаларны искә алу көненә багышланган акция узды. Чараны алып баручы Донбасста һәлак булган балалар истәлегенә ачылган "Аллея Ангелов" исемле мемориаль комплексы төзелү тарихы турында сөйләде. Ул вакыттагы фаҗигале вакыйгалар искә төшерелде, күңел нечкәртерлек шигырьләр укылды һәм хәрби темага җырлар башкарылды. Очрашуда катнашучылар кечкенә фәрештәләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу тетрәндергеч хәтер көненең акциясе символы булып ак шарлар, фонарьлар, ак кәгазьдән эшләнгән корабликлар, күгәрченнәр һәм ак чәчәкләр тора.
Оештырылган чара ахырында вакытсыз китеп барган фәрештәләр истәлегенә балалар һәм өлкәннәр агач ботакларына ак шарлар бәйләделәр.
Донбасс фәрештәләре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!