Центральная библиотека

"Тынычлык - иң зур байлык!"

Бүген, 22 нче июнь - Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтү өчен без Арчабызның Җиңү паркына җыелдык.

Бүгенге чарада китапханә каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары сугыш, тынычлык темасына язылган иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Өлкән буын Рая Ахун кызы, Халидә Абдулхак кызы, Марсель Рәүф улы, Дамир Фәтхрахман улы үзләренең әтиләре сөйләп калдырган хәтирәләрне яңарттылар, сугыш арты елларындагы авырлыкларны искә төшерделәр.

Китапханәче Илсөяр Яхина сугыш темасын яктырткан шигырьләрне укыды. Олеся Феоктистованың кичә генә ижат иткән шигыре йөрәкләргә үтеп керде. Уздырылган чарада "Герман көе", "Катюша", "Вокзаллар" кебек ничә буын халыкны тәрбияләгән җырларны бергәләп башкардык.

Искә алу кичәсендә катнашкан һәркем бу көннең илебез халкы өчен бик авыр хәсрәтле булуын күңеле аша уздырып утырды. Барыбызның да уенда бары тик бер теләк булды: "Ил-көннәребез генә тыныч булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын!"