Центральная библиотека

"Гаиләнең нигезен саклаучы – ышаныч, тугрылык, мәхәббәт"

Бүген шәһәребезнең Җиңү Паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә карата китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары  белән Әдәби мәйдан узды.

Гаилә  һәрбер кешенең иң асыл кыйммәтләренең берсе. Шулай ук гаилә -  рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, милли мәдәниятне һәм буыннарның тарихи бәйләнешен саклаучы булып тора. Безнең илдә бу бәйрәм гаилә бәхетен, гаилә тугрылыгын һәм мөнәсәбәтен чагылдыручы буларак бәйрәм ителә. Бүгенге Әдәби мәйданга килгән иҗатташлар Халидә Файзрахманова, Римма Надершина, Галимҗан Павлов үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Каләм ияләренең чыгышларын тыңлаганнан соң, гаиләнең мәхәббәт һәм хөрмәт чыгынагы булуына тагын бер кат ышанасың. Бары тик гаиләдә, якыннар арасында гына көч алып булуына, алга таба яшәүгә дәрт уянуына инанасың. Без, китапханә хезмәткәрләре, бу күркәм чарада катнашкан, иҗат җимешләре белән уртаклашкан һәркемгә рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.

Һәркемне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән  котлыйбыз! Бу матур көнне һәр гаиләгә тынычлык, рухи ныклык, барлык башлангычларда уңышлар, бәхетле киләчәк һәм иминлек телибез. Бу күркәм дата якыннарыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләребезгә һәм балаларыбызга игьтибар бирү, үзеңне ныклы һәм чиксез бәхетле гаилә әгьзасы итеп тояр өчен сәбәп булуын телибез.