"Каргаларны санаганчы законнарны өйрән"
10 декабрьдә Халыкара кеше хокуклары көне уңаеннан Үзәк китапханәдә «Сто к одному» уены узды. Уздырылган чараның максаты - яшь буынның хокукый культурасын үстерү, булган белемнәрен гомумиләштерү. Эксперт буларак чарага Арча муниципаль районының иҗтимагый советы рәисе һәм Татарстан Республикасында хокуклар буенча вәкаләтле вәкил Мифтахетдинова Н.Р. чакырылган иде.
Китапханәче һәм хөрмәтле кунагыбыз укучыларны Кеше хокуклары декларациясе, Бала хокуклары турындагы конвенция, РФ Конституциясе һәм халыкара һәм Россия характерындагы башка документлар белән таныштырдылар. Алар кеше хокукларының үз бурычларыннан нәрсә белән аерылуларын һәм закон нормаларын бозмыйча ничек яшәргә икәнен белделәр. Уен барышында укучыларга сораулар бирелде, алар җавапларның үз вариантларын тәкъдим иттеләр һәм кеше хокукларын бозу турында төрле тормыш ситуацияләрен чиштеләр.
Дәреснең мөһим нәтиҗәсе булып, яшь кешеләрнең үз хокукларын һәм бурычларын белүнең тормышны уңышлы итүен, гражданлык җаваплылыгын һәм үз абруен тәрбияләү турындагы уйларын камилләштерергә ярдәм итте. Чарада алынган мәгълүмат аларның тормышында файдалы булыр дип өметләнәбез.