Центральная библиотека

"Җинаять һәм җәза"

Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен Үзәк китапханәдә "Җинаять һәм җәза" исемле библио-суд узды.

Чараның төп кунагы булып Арча районы прокуроры урынбасары Р.Н. Йосыпов чакырылды. Ул студентларга коррупциянең формалары, аның белән бәйле хокук бозулар өчен җаваплылык һ.б. турында сөйләде.

Бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алгач, студентлар конкурс программасында катнаштылар. Алар мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар, әйтемнәрнең дәвамын таптылар, "Коррупция сәбәпләре" кластерын төзеделәр һәм тематик мини-сценкаларны тәкъдим иттеләр.