Центральная библиотека

"Яхшылык эшләргә омтылыйк!"

Бүген китапханә хезмәткәрләре инвалидлар декадасы ункөнлеге кысаларында Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка күңел ачу программасы белән барды.

Максатыбыз – язмыш сынаулары белән очрашкан, тормыштан ямь табып яшәргә омтылган, сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, дөнья матурлыгын күрә белгән затларга бәйрәм бүләк итү иде.

Бергәләп караокега җырлау, совет чоры фильмнарын фразалар, җырлар аша тану, осталык дәресендә кар бөртекләре ясау, Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләре, чыршыга матур шарлар элеп, изге теләкләр теләү интернат-йортта тәрбияләнүчеләр күңеленә хуш килде. Кыш бабай капчыгыннан алып бүләккә китаплар, газета-журналлар, сканвордлар, кроссвордлар тараткач, мөмкинлекләре чикле затлар балаларча сөенделәр, рәхмәтләрен белдерделәр. Бүгенге очрашу барыбызның да күңеленә яктылык, канәгатьлек хисе өстәде. Бу дөньяда һәркемгә игьтибар, күңел җылысы, кайгыртучанлык кирәк. Тормышны яратып, дус-тату булып яшәгәндә авырлыклар да онытылып тора, дөньяга башка күзлектән карый башлыйсың. Без дә бүгенге башкарган эшебездән, гамәлебездән канәгать калып, кабаттан очрашырга сүз биреп, китапханәбезгә юл алдык.

Бик тиздән җир өстенә Яңа ел аяк басар. Яңа 2024 ел барыбызга иминлек, тазалык алып килсен, ярдәмгә мохтаҗ затлар җир йөзендә азрак, яхшылык эшләргә омтылучы затлар күбрәк булса иде!