"Яшәү өчен белергә"
1 декабрьдә АГТТ студентлары өчен Үзәк китапханәдә Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган "Яшәү өчен белергә" исемле дәрес-кисәтү узды. Китапханәче СПИД, аның барлыкка килү тарихы, бу авыруны профилактикалау чаралары турында сөйләде.
Чара электрон презентация һәм мәгълүмати видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар бу тема буенча үзләре белгән мәгълүмат белән уртаклаштылар.
Очрашу ахырында студентлар бер-берсенә кызыл тасма беркеттеләр - СПИД белән көрәш символын.
Дәрескә ВИЧ һәм СПИД темасына әдәбият турында китап күргәзмәсенә күзәтү булды. Чарадан соң студентлар, күргәзмә белән кызыксынып, җентекләбрәк танышу өчен, өйгә китаплар алдылар.
Балалар ВИЧ-инфекция һәм СПИД профилактикасы максатыннан сәламәт яшәү рәвеше алып бару бик мөһим дигән нәтиҗә ясадылар.