Центральная библиотека

«Җан тамчыдан яктылык җыя»

30 ноябрь көнне Пушкин картасы буенча Арчаның 2 нче мәктәбе һәм 6 нчы мәктәп укучылары Халыкара толерантлык көненә багышланган «Җан тамчыдан яктылык җыя» исемле фикер алышуда катнаштылар.

Китапханәче балалар белән толерантлык, бу истәлекле датаның тарихы, толерант кешегә нинди сыйфатлар хас турында сөйләште.

Малайлар һәм кызлар шул сүзгә анализ ясаганнар, һәр хәрефкә синонимнар сайлап алганнар һәм толерантлык чәчәген ясадылар. Укучылар район социаль видеороликлар бәйгесендә җиңүчеләрнең эшләрен карадылар, башка милләт мәкальләрен "тәрҗемә иттеләр", ягъни һәр мәкальгә рус мәкален табып әйттеләр.

Китапханәче балалар өчен китап күргәзмәсе буенча күзәтү үткәрде һәм кайбер китапларны укырга тәкъдим итте.

Очрашу азагында барлык катнашучылар берьюлы түбәндәге сүзләрне әйттеләр:

“Әгәр бер-беребезгә карата сабыр булсак,

Барыбыз бергә толерантлы дөнья ясарбыз!”