"Управляй возрастом"
Еллар аяусыз алга йөгерә...
Иң мөһиме, кеше күңеле белән яшь калып, оптимист рух белән киләчәккә ышанып яшәргә тиеш. Нәкъ менә шундый кешеләр бүген Үзәк китапханәдә А. Пономаренко һәм С. Лавриненконың "Управляй возрастом" исемдәге китабы буенча чарада җыелды.
Китапта билгеле бер яшьтәге кешеләргә үз потенциалын ачарга һәм уңышлы булырга ярдәм итүче кагыйдәләр турында сүз бара.
Бу очрашу җылы атмосферада узды. Чара кунаклары үз фикерләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар, конкурс программасында катнаштылар, шулай ук киләсе очрашуларга яңа темалар билгеләделәр.