“Гитараның кылларына гашыйк җаным”
14 нче мартта Арча үзәк китапханәсендә шигърияткә, моңга гашыйк, Чиләбе өлкәсендә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә, “Оча алам”, “Үзгәрдең” шигырь җыентыклары авторы, бард Оксана Ильюп белән күптән көтелгән искиткеч җылы очрашу узды.
Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы турында сөйләде, кунагыбыз үзе дә кызыклы вакыйгалары белән бүлеште. Оксана Ильюп - ул әле шагыйрә генә түгел, ә татарның беренче бард хатын-кызы да. Шагыйрә гитарада иҗат ителгән җырларын башкарды.
Аңла!
Беркем белми ниләр көтә алда.
Яшибез бит әле, Сөбханаллаһ!
Гомереңнең һәр мизгеллен татып,
Тоеп яшә.
Сула!
Тыңла!
Аңла!