"Тебе жить"
Син биергә яратасыңмы? Ә Арчаның 5нче номерлы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары һәм Талисман хореографик төркеменә кергән Г. Тукай исемендәге Арча педагогик колледжы студентлары моны рәхәтләнеп биюдә катнаштылар.
"Библиотека ТВОЯ территория" проекты кысаларында, Арча Үзәк китапханәсе, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, мәгариф отличнигы Шәмиев Ягъфәр Зиатдиновичны чакырып, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә корды. Укучылар гомере буе спорт белән шөгыльләнгән кешенең позитив рухына сокланып карадылар.
Алга таба, Арча район Мәдәният йортының хореографы Ондрина Аида Рамазановна җитәкчелегендә яшьләр заманча хореография элементлары белән флешмоб биеделәр. Иң мөһиме: бу чара ачык һава астында узды.
Ахырда, кунакчыл китапханәчеләр барлык кунакларны хуш исле чәй һәм тәмле коймак белән сыйладылар.