Центральная библиотека

"Цифровое мошенничество: современные тенденции"

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Үзәк китапханәдә хакатон элементлары белән мәгълүмат сәгате узды. Катнашучылар итеп Арчаның 2 нче номерлы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары чакырылды.

Китапханәче презентация ярдәмендә укучыларга алдау төрләре турында мәгълүмат җиткерде. Алар чара барышында төрле тормыш ситуацияләрен чиштеләр, мошенниклардан саклануның дөрес юлларын табарга тырыштылар. Практик эшнең нәтиҗәсе - мәгълүмати плакат ясау.

Очрашуның йомгаклау өлешендә, укучылар чарада алган белемнәрен кулланып, китапханәче үткәргән теестны чиштеләр.