Центральная библиотека

"Дорога добра, мира и понимания"

25 майда виртуаль концерт залында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган телдән журнал үткәрелде. Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары борынгы шәһәребезнең тарихы белән таныштылар. Студентлар үзара "Рабыйга" һәм "Хан оныклары" командаларында ярышты. Викторина барышында видеолар күрсәтелеп, алар буенча сораулар бирелде. Студентлар интеллектуаль этапларны узганнан соң, Идел Буе Болгарының архитектура корылмаларын кәгазь битендә сурәтләде. Соңыннан чарада катнашучылар Рилә Абдрахманова башкаруында «Сөй халкыңны» мөнәҗәтен тыңлап узды. Бу чара студентлар өчен бик кызыклы булды, алар Идел Буе Болгарының барлыкка килү тарихы, музей-тыюлык һәм Болгар ислам академиясенең эшчәнлеге белән таныштылар.