Центральная библиотека

"Матурлык индустриясе"

4 мартта Үзәк китапханәдә Арчаның 2 нче номерлы урта мәктәбенең кызлары өчен "Матурлык индустриясе" исемле тематик профессиональ көн узды. Очрашуга матурлык буенча белгеч-консультант Нуруллина Миләүшә Ринат кызы чакырылды.

Чараның кунагы мастер-класс үткәрде, макияжны дөрес итеп ясау кагыйдәләре турында сөйләде һәм көндәлек  макияж ясарга өйрәтте.