"Халык һөнәрләре яшәсен"
3 мартта Үзәк китапханәнең виртуаль концерт залында кул эшләре күргәзмәсен тантаналы ябу һәм "Халык һөнәрләре яшәсен" региональ конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Конкурска 75 дән артык гариза килде. Хөрмәтле жюри кул эшләрен 10 номинация буенча бәяләде.
Без җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга иҗади уңышлар телибез!