“Халык кәсепләренә яшәргә һәм ныгырга”
25 февральдә Арча үзәк китапханәсенең уку залында 2002 нче ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан “Халык кәсепләренә яшәргә һәм ныгырга” халык иҗаты конкурсында катнашучыларның эшләре тәкъдим ителгән күргәзмә ачылды. Бу күргәзмәдә җепләр, тасмалар белән чигелгән һәм асылташлардан җыелган рәсемнәрне, бизәнү әйберләрен, агачтан эшләнгән савыт-сабаларны, бәйләнгән уенчыкларны һәм кием-салымнары, фоамираннан чәчәкле кәрзиннәр һәм башка бик күп кул эшләнмәләрен күрергә мөмкин. Әлеге күргәзмәдә җыелган эшләр иҗади кешеләргә, матурлык тудырырга, шулай ук халык иҗатын яратучыларга кызыклы булачак. Күргәзмә белән 1 мартка кадәр танышырга була.