Центральная библиотека

«Изге эш – Ватанга хезмәт итү "

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 21 февраль көнне Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен үзәк китапханәнең виртуаль концерт залында «Изге эш – Ватанга хезмәт итү " дип исемләнгән конкурс программасы булып узды. Чараны китапханәче әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләвеннән башлады. Ә аннары булачак солдатлар, белемнәрен, җитезлек, тапкырлык, эрудиция һәм зирәклек сыйфатларын күрсәтеп, конкурсларда көч сынашты. Чара ахырында китапханәче егетләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.