Центральная библиотека

"Китапханә: нәтиҗәләр, үсеш юллары"

Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен "Китапханә:нәтиҗәләр, үсеш юллары" дип аталган семинар - киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә китапханә хезмәткәрләре үткән елга нәтиҗәләр ясадылар,яңа эш алымнары, тәҗрибәләр белән уртаклаштылар. 2022 ел "Руссия халыкларының мәдәни мирас елы", Татарстанда "Цифрлаштыру" елы уңаеннан китапханәчеләргә яңа бурычлар җиткерелде.
Киңәшмәнең икенче өлешендә язучы, "Сәхнә" журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр белән очрашу булды. Язучы китапханәчеләргә үзенең яңа басылып чыккан "Хур кызлары" китабын тәкъдир итте.