"Санлы технологияләр өлкәсендә яшьләр"
"Санлы технологияләр яшьләр атналыгы" Бөтенроссия китапханә акциясе кысаларында 3 декабрь көнне Үзәк китапханәдә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 3 курс студентлары өчен "Санлы технологияләр өлкәсендә яшьләр" исемле баш мие штурмы узды.
Махсус кунак Молоденков Адель - "Innostage" компанияләр төркеме һәм "Таттелеком" ААҖ инженеры балаларга кешелек тормышының барлык өлкәләрендә цифрлы технологияләрнең әһәмияте һәм киләчәк һөнәрләре турында сөйләде. Чара барышында студентлар үз белемнәреннән файдаланып, яшьләр өчен китапханәне модернизацияләү буенча проектлар әзерләделәр.