«Есть мужество, доступное не многим»
Без бәхетле кешеләр. Без сугыш куркынычын белмибез. Әгәр дә «Хәтер китабы»н ачсак, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган бик күп совет солдатларының фамилиясе каршында «хәбәрсез югалды» дигән язманы күрәбез.
Бүген Виртуаль концерт залында Билгесез солдат көненә багышланган «Есть мужество, доступное не многим» исемле патриотик сәгать үткәрелде. Чарада Арча гуманитар-техник техникумының 1 нче курс студентлары катнашты. Балалар видеоролик карап, әлеге истәлекле датаның тарихы белән таныштылар.
Шулай ук интеллектуаль викторина үткәрелде, аның сорауларына студентлар бик тиз җавап таптылар. Патриотик сәгать азагында Ватаныбызны азат итү өчен һәлак булган билгесез каһарманнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Хәбәрсез югалган солдат илебез тынычлыгы өчен гомерен биргән һәм безнең аларны онытырга хакыбыз юк!