«Шәфкатьлелек бизи кешене»
1 декабрь көнне «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен китапханә хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Китапханәче бәйрәм тарихы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, аларның казанышлары, тормыш авырлыкларын җиңеп, спортта, рәсем сәнгатендә, әдәбиятта үзләрен таба алган кешеләр турында сөйләде. Чара барышында Әдилә Әхмәтҗанова башкаруында Л. Дәүләтова, Ф. Яруллинның шигырьләре укылды, видеоролик күрсәтелде, китап күргәзмәсе белән таныштылар, авторлары исә – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Чараның йомгаклау өлешендә балалар шундый нәтиҗәгә килделәр: әлеге көчле рухлы кешеләр барысы өчен дә үрнәк булып тора.