Центральная библиотека

«Ак калфакның табылган чагы...»

6 октябрь көнне Үзәк китапханәдә өлкәннәр декадасы һәм районыбызда “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы эшен оештыру һәм җанландырып җибәрү максатыннан, “Ак калфакның табылган чагы...” исемле әдәби-тарихи кичә узды.

Бәйрәмне алып баручы кунакларны татар халкының милли баш киеме калфак тарихы белән таныштырды, бүгенге көндә аның актуальлеге турында сөйләде.

“Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе Закарова А.М. өлкәннәребезне, авыл китапханәчеләрен халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, яшь буынга җиткерү өстендә бергәләп эшләргә кирәклегенә басым ясады.

Районыбыздан Республика “Ак калфак” оешмасы уздырган чараларда катнашкан вәкилләр Фәйзрахманова Х., Шәрәфетдинова Ф. үзләренең фикерләре белән уртаклашты, җирле оешма эшенә тәкъдимнәр кертте. Гатауллина Хәсибә “Ак калфак”ка багышланган шигырь бәйгесе игълан итте.

Шәһәребезнең алтын куллы калфак, түбәтәй, уенчыклар, беләзек чигү, татар кызларына яулык бәйләтү осталары үзләренең эшләрен тәкъдим итеп кенә калмадылар, мастер-класс та күрсәттеләр.

Ак яулык, калфаклар киеп килгән әбиләр, апалар, сеңелләр тарафыннан башкарылган җырлар, шигырьләр кичәбезгә үзенә бер ямь өстәде.