«Китаплы халык – тарихлы халык»
22 август көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балалар сәнгать мәктәбендә, Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңаеннан, Татарстан Язучылар берлегеннән килгән кунакларны Арча районы халкы белән очраштырдылар.
Очрашуга Балтач төбәгендә яшәп иҗат итүче галим-шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин, язучы прозаик Камил Кәримов, якташларыбыз Хәнәфи Бәдигый, Рифат Җамал, Вакыйф Нуриевлар кайтты. Язучылар белән аралашу әдәбият сөючеләр һәм арчалар өчен файдалы һәм кызыклы булды.